Балтач бакчачылары, кыяр орлыгын ничек сайларга беләсезме?

Балтач бакчачылары, кыярдан яхшы уңыш алыйм дисәгез,  берничә киңәшне тотыгыз.

Орлык сыйфаты – киләчәк уңышның нигезе  икәнлеге бер кемгә дә сер түгел. Шуңа җәй айларында  бары тик  тәмле,  югары уңыш биргән кыяр үстерәм дисәгез, орлыкка нык игътибарлы булыгыз.

Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк. Хәтта  күзләр камаша. Хаклары да 10 сумнан йөз сумга кадәр. Әлбәттә, ниндиен алырга белмисең. Кыйммәт орлык алып та, уңышсы калган еллар булгалый. Ә менә кайберәүләр  үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2 – 3 ел  дәвамында сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгын чәчеп, гадәттә, буш чәчкәләр генә җыеп алачаксыз.

Теплицага утырту өчен алдан  үрентеләр  әзерләп куярга  уйласагыз, диаметры ун сантиметрдан артык булган савытка бер генә  кыяр утыртыгыз. Ә шытым ачык түтәлгә утыртуга әзерләнсә, киресенчә, кечерәк савыт кирәк булыр.

Кыяр орлыгы һава җитмәүгә тиз бирешә. Шуңа савытлардагы җир җиңел һәм йошмак булуы шарт.

Орлык  чәчелгән савытларның өстен элпә белән каплап, җылы урынга утыртырга кирәк. Алар 3 – 5 көннән борын төртер.

Орлыкларны утыртыр   аларны махсус рәвештә әзерлисезме? Юкмы?  Эшкәртергә уйласагыз,  киңәшкә колак салыгыз: марганцовка яки биологик препаратлар арасыннан гумат + 7, экстраком, гамир, алирин, трихино кебек куркынычсыз, әммә файдалы препаратлар белән аларны инструкциядә язылганча,  алдан эшкәртеегез..

Кыярны иртәрәк ашый башлар өчен кайсы вакытта утыртырга соң? Теплица утыртылачак кыярны апрельнең 20-ләреннән соң, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга  иртәрәк ашый башларсыз. Димәк, 1 июнгә өстәлегездә беренче  кыяр булачак.

Әгәр кыярга җылы  җитмәсә,  ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп, яисә җир өстәп коткарырга була. Теплицага, яисә ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3 – 4 яфрагы булырга тиеш

Җир әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар  кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр ынаычсыз  күренсә, минераль ашлама  кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр астына бер-ике көн алдан  кертегез. Ашлама 10 литр суга  бер аш калагы чамасы алына.

Рәүзәнә ХӘМӘТНУРОВА,

 “Россельхозцентр”ны   Балтач район бүлекчәсе җитәкчесе.