Сәйтәк авылы халкы матурлыкка соклана, истәлекләрне саклый белә

5 март көнне Сәйтәк авыл китапханәсе “Халык бизәкләре” дип исемләнгән халык иҗаты күргәзмәсе оештырды.

Күргәзмә экспозициясе авыл халкының иҗади мавыгулары турында сөйли. Үз иҗат эшләре коллекциясен өлкәннәр дә, яшь талантлар да тәкъдим итте: картиналар, сынлы эшләр, алмаз мозаикасы техникасында эшләнгән картиналар, чалыштырып, сәйлән ярдәмендә чигелгән картиналар, шулай ук челтәр салфеткалар, ыргакалар һәм шырпылар ярдәмендә бәйләү һ.б.лар.

Күргәзмә сокланырлык! Барлык эшләнмәләр дә яратып башкарылган, аларда оста кулларның тырышлыгы карашы белән матурлыкны тоемлавы бургә кушылган.

2020 ел — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Билгеле булганча, РФ Президенты Указы буенча 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Күргәзмәнең "Сугыш. Җиңү. Хәтер”  Хәтер һәм Дан елына багышланган.

Күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты. Авылда яшәгән олысы, кчесе андагы матурлык,истәлекләр белән танышып калырга ашыкты.