Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров авылда льготалы ипотека буенча программаның башлануын игълан итте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 процентка кадәр процент ставкасы белән льготалы ипотека программасының башлануы хакында игълан итте.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.

«Авыл җирендә торак сатып алырга теләгәннәр өчен ипотека буенча ставканы субсидияләү башлана. Кагыйдәләрдә 3 проценткача ставка белән авылда йорт сатып алу, аның өчен 25 ел дәвамында түләү мөмкинлеге каралган. Мондый ипотеканы бөтенесе дә алырга мөмкин — калала йәки авыл җирендә яшәүчеләрме, мөһим түгел. Ипотека кредитының суммасы (тәүге взнос 10% булган очракта) — 3 миллион сумга кадәр. Бу акчага теләсә нинди районда әйбәт йорт сатып алырга була. Чынында исә бу — озак еллар буена бүлеп түләү. Белүебезчә, күп кенә илләрдә шундый мөмкинлек бар, кешеләр үзләре яшәгән торак өчен банклар белән минималь ставка буенча унар еллар буена исәпләшә. Хәзер Башкортстанда яшәүчеләр дә шундый мөмкинлеккә ия», — дип язды республика җитәкчесе.

«Россельхозбанк» гаризалар кабул итә башлаган да инде. Артабан банклар исемлеге киңәйтелә.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, 0,1% ставка буенча суперльготалы ипотекага фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән яки эшләргә җыенганнар да исәп тота ала.

Башкортстанда яшәүчеләргә авыл ипотекасын алу шартлары турында «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы материалында укыгыз.

Чыганак: