Башкортстан юлларында 1 апрельдән авыр йөк ташу машиналары хәрәкәте чикләнә

Башкортстан Республикасы юлларында 1 апрельдән  авыр   йөк ташу  транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертелә.   

Чикләүләр  апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрәкәтне чикләү төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын саклау  максаты белән кертелә.

Чикләү гамәлдә булган чорда    төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда  автотраспортның күчәргә йөкләнеше  рөхсәт ителгән.

Пассажирлар ташучы автобусларга ,  азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, ягулык-майлау материаллары, орлык фонды, ашламалар, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-корт өчен азык, почта һәм почта  билгеләнешендәге йөк төягән автотранспортка, авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләүче  техникага,  табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташучы автотранспортка, авария-коткару хезмәте техникасына, каты коммуналь калдыкларны, сыек көнкүреш калдыкларын транспортлый торган    транспорт чараларына чикләүләр кагылмый.

Чикләүләр чорында хәрәкәткә рөхсәтне БР Юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә  бирәләр.