Балтач районында максатчан программалар уңышлы тормышка ашырыла

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык - төлек базарларын җайга салу федераль программасының «Башкортстан Республикасы территориясендә автомобиль юлларын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында 2019 елда Балтач районында Магашлы-Алмантай авылына керү юлы төзелеше башкарылды.

Юл Башкортстан Республикасы буенча федераль бюджет средстволарын җәлеп итеп, республикадагы 3 юл төзелеше объекты исәбендә төзелде. Озынлыгы — 4  километрдан дан артык, асфальт-бетон өслекле. Контракт суммасы якынча 75 миллион сум тәшкил итте.

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Тушкыр авылында 21 миллион сумлык 11 мең метр озынлыкта суүткәргеч үткәрелде.

2019-2024 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру максатларында 2019 елда 18 гаилә Иске Балтач авылындагы Гагарин урамындагы яңа йортларга күчерелде. Яңа йортның гомуми торак мәйданы: 695 квадрат метр, бәясе 20 миллион сумнан артык.

2019 елда республика һәм урындагы бюджет акчаларыннан 21 миллион сумнан артык күләмдә муниципаль район торак пунктларының 17 километрдан артык урам-юл челтәренә ремонт ясалды, шулай ук 815 мең сумнан артык суммага Югары Янактай авылына керү юлы ремонтланды.

«Туган урам» программасы кысаларында Иске Балтач авылының Энергетиклар урамына 2 километрдан артык асфальт түшәлде. Башкарылган эшләр күләме 14 миллион сумнан артык тәшкил итте.

«Көнбатыш» микрорайонындагы Иске Балтач һәм Көмьяз авыллары урамнарына урындагы материаллар белән 7 миллион сумнан артык озынлыктагы массакүләм торак төзелеше урыннарына юл эшләнде. Бу максатларга 12 миллион сумнан артык акча тотынылды.       #нацпроектыБашкортостан

*(Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясаган утырышта ясаган докладыннан).