Балтач кызы Бөтенрусия конкурсында лауреат дәрәҗәсен яулаган

Балтач кызы Сабира Шайбәкова “Башкортстан талантлары” VII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында лауреат дәрәҗәсен яулаган.

Уфа шәһәрендә VII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды.

"Башкортстан талантлары"  конкурсы яшь талантларның иҗатын популярлаштыру, яңа исемнәр эзләү, катнашучылар һәм җитәкчеләр арасында элемтәләр урнаштыру, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Балтач балалар сәнгать  мәктәбе укучысы Сабира Шайбәкова,  6-9 яшьлек  конкурсантлар арасында,    бәйгенең  вокал номинациясендә  1 дәрәҗә лауреат дәрәҗәсен яулады.

Сабира балалар сәнгать мәктәбендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева  җитәкчелегендә җыр сәнгатен үзләштерә. Конкурста  ул “Навечно в нашей памяти” дигән җыр башкарды.