Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә сатуны арттыра

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре ел башыннан экспорт өчен билгеләнгән 46 мең тоннадан артык ашлык һәм аны эшкәртү продуктларын контрольгә алган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Ике ай эчендә республикадан 38 мең 603 тонна бөртекле, кузаклы, майлы һәм техник культуралар, шулай ук 7 мең 628 тонна ашлык эшкәртү продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм карантиндагы башка продукция экспортланган.

Төяп җибәрү дөньяның 12 иленә башкарылган. Бодай  — Әзербәйжанга һәм Казахстанга, көнбагышны — Польша, Казахстан, Үзбәкстан, нут Кыргызстанга экспортлана.

Күрсәтелгән чорда Башкортстаннан 5 мең 994 тонна җитен Латвиягә, Бельгиягә, Нидерландка, Казахстанга, Польша һәм Германиягә, 130 тоннадан артык вика — Польшага, 60 тоннадан артык карабодай ярмасы Бельгиягә экспортланган.

Ашлык эшкәртү продуктлары һәм азык катнашмалары Грузиягә, Кыргызстанга, Латвиягә, Әзербайжанга, Казахстанга, Әрмәнстан, Беларусияга экспортланган.

Карантиндагы продукциянең иң зур өлеше Казахстанга туры килә — 25 мең тоннадан артык ашлык (бодай, арпа) һәм Латвиягә — 13 мең тоннага якын йөк (җитен, рапс, карабодай, түп).

*Исегезгә төшерәбез, продукцияне экспортлау ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган милли проектлар кысаларында алып барыла. Шуларның берсе — «Халыкара кооперация һәм экспорт".     #нацпроектыБашкортостан

Чыганак.