Балтачта ЮХИДИ хезмәткәрләре автоледи бәйрәм хуҗаларын тәбрикләде

Балтачта автоледи бәйрәм хуҗалары ЮХИДИ хезмәткәрләре кулларыннан чәчәкләр кабул итте.

Балтачта ЮХИДИ хезмәткәрләре район  Эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы,   полиция подполковнигы Динар Низамов  җитәкчелегендә, «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе оештырды.

Халыкара-хатын кызлар көнендә алар гүзәл ханымнар  идарә иткән  машиналарны, тикшерү өчен түгел, ә бәйрәм белән котлау һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга язгы кәеф, шатлык,  һәм хәвефсез  юллар теләү  масаты белән  туктаттылар.

Акциядә катнашучылар мондый гадәти булмаган котлаудан башланган   иртә   күңелләре көнозонынына   кәеф  җитәрлек кәеф белән тулганлыгын билгеләгәннәр.

Беренче карашка  ЮХИДИ  таләпчән  хезмәткәр.  Бу юлы  юлларда туктатылган  автоледиларны  чәчәкләр һәм яхшы теләкләр белән елмаган полицейскийлар каршы алды. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләре, чын ир-ат буларак,  гүзәл зат вәкилләрен  бераз булса да, бәхетле итә алуларына бик  шат булдылар.

Хатын-кыз транспорт чарасы руле артында  үзен җаваплы тоя. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үти.Күп кенә ир-атларга  юлларда бер-береңә ихтирамы булуга  автоледилардан өйрәнергә комачауламас иде, дип язганнар Инстаграмда.