Балтач районы башлыгы илаһи зат вәкилләрен бәйрәм белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы районның илаһи зат вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Балтач районыны хөрмәтле гүзәл зат вәкилләре, районыбыз кунаклары!

Сезне 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе  яз башында  җир җанлана, табигать уяна һәм кояш нурлары астында беренче чәчәкләр  бөреләрен ача башлаган көнгә туры килә.

Бу көн барыбыз өчен дә мәхәббәт һәм матурлык символына әверелде. Әниләр,  ханым-туташлар тормышта иң яраткан һәм кадерле кешеләр.

Ммәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт  кебек кыйммәтләр Сезнең  белән  бәйләнгән. Сезнең көндәлек кайгыртуларыгыз нәтиҗәсендә  йорталардан җылылк бөркелә, акыллы һәм сәламәт балалар үсә, ир-атлар үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә.

Хөрмәтле хатын-кызлар!  Гаиләләрегездә һәрвакыт  иминлек һәм муллык хөкем сөрсен. Яратканнарыгызның ышанычлы канат астында булыгыз.  Барлык эшләрегездә дә уңышлар,   сәламәтлек, күңел тынычлыгы   телим!