Балтач районы башлыгы сугыш ветеранын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнифә Фазлыйәхмәтованы   Халыкара хатын-кызлар  бәйрәме белән тәбрикләде.

 Хәнифә  Фазылбәк кызы  Фазыйәхмәтова Балтачның кыю хатын-кызларының берсе буларак танылган. Бөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән, кулларына утлы корал тотып дошманга каршы  чыккан.  Алда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Ә бүген сугыш һәм хезмәт ветераны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итә.

Бүген, 7 март көнне,  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Бөек  Ватан сугышы ветераны Хәнифә  Фазлыйәхмәтованы  8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Хәнифә Фазлыйәхмәтова 1942 елның маенда   хәрби хезмәткә алына. Кыска вакытлы курслырдан соң, бүленеш буенча һава киңлекләрен күзәтү,  куркыныч турында сөрән салу һәм элемтә юнәлешендәге аерым батальонда хезмәт итә.

Сталинград, Белоруссияне, Польшаны азат итү өчен  барган  сугышларда катнаша.   Җиңүне Польшада каршылый

Ветаран  Бөек Ватан сугышы ордены һәм күпсапнлы  медальләр белән бүләкләнгән.

Хәнифә Фазлыйәхмәтованыә ихтыяр көче, рух ныклыгы, кыюлыгы  бүгенге яшҗ буында соклану хисләре уята.

Утны-суны кичкән ветеранга какшамас сәламәтлек,   якыннарының күңел җылысын тоеп, килер буыннарга үрнәк булып,  рәхмәтле гомер кичерүен телибез!

 .