Сынаулардан торган тормыш сукмаклары буйлап атлый Гөлшат апа Ихсанова

Гомер юлында зур сынауларга дучар кешене очратканыгыз бармы сезнең? Бүгенге героем нәкъ шундый кеше. Тушкыр авылы кызы Гөлшат Гайнельян кыхы Ихсанова ул.

Педагогик хезмәт ветераны, шагыйрә, үзе җырлар иҗат итә, сандугачлар көнләшерлек моңлы тавышлы, биюгә оста...

Укытучы булу теләге Бәләбәй педагогия училищесына алып килә аны. Анда укыган елларын яшьлекнең иң матур чоры итеп искә ала Гөлшат Гайнельян кызы. Вокал ансамбльдә 4 тавышка жырлар өйрәнеп, шәһәр халкы алдында чыгыш ясаулар, Башкортстанның күп шәһәрләренә волейбол ярышларында йөрүләре турында мавыгып сөйләргә ярата.

Училищены тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Балтач районы Богдан авылында башлап, ары табан үзенең туган авылы Тушкырда дәвам итә. Авыл җирендә укытучы, йөзек кашы кебек, игътибар үзәгендә: агитатор да, артист та, оештыручы да булырга туры килә. Югары белем алу теләген тормышка ашыру уе белән Башкорт Дәүләт педагогия институтының филология факультетына юллана. Институтта уку елларында күренекле язучылар Мостай Кәрим, Тимер Йосыпов, Әнгам Атнабаевлар белән очрашу, Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында спектакльләр карау, яраткан артистларның концертларында булу, Уфадагы күп кенә күргәзмәләрдә, музей залларында экскурсияләрдә йөрү мөмкинчелекләре ачыла. Нигездә исә, шулар күңелендә тулышып, тормыш тәҗрибәсе белән кушылып, ак кәгазь битләренә шигырьләр булып тезелә башлый.

Күп еллар Тушкыр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, татар, башкорт әдәбияты укытучысы булып эшләү, әдәбият серләренә тирәнрәк төшенү уй- фикерләрне, тормышка карашны поэзия теле белән укучыга җиткерәсе килү теләген көчәйтә.

1990нчы елларда ныклап поэзиягә кереп китә. Бүгенге көндә төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләре үзенең укучысын тапкан. Күпләре матбугат битләрендә дөнья күреп, укучыга барып житкән.

Күңел төпкелендә бөреләнеп, йөрәк аша чыккан шигырьләрендә туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт, кешелеклелек, яшәү һәм үлем, дуслык темалары урын алган. Мәсәлән: “Халкым белән горурмын”, “Туган ягым  —  яшел дөньям”, “Чакыра сезне юл”, ” Замандашка”,” Гомер мизгелләре”, ” Бар әле бар”, ”Яралы мәхәббәт” дигән шигырьләре — шушы темаларга философик уйланулар жимеше. “Анага һәр баласы якын булган шикелле, патриотик рухта язылганнары да, лирик шигырьләрем дә бердәй якын йөрәккә,”— дип хисләнеп әйтә Гөлшат Ихсанова.

Күңеле нечкәреп киткән мизгелләрдә лирик шигырьләргә көй дә яза. “Яшьлек язын күңел сагына”, “Бүген бездә туй”, “ Килегез, дуслар, Балтачка”, ”Әй, туган як кичләре”,  “Җырлыйк әле бергә” дигән җырларын күпләр яратып тыңлый. Иҗат жимешләрен бер җыентыкка туплап, укучыга житкерү теләге 2005нче елда “Күңелем гөлләре” дигән беренче шигырьләр китабын бастырырга көч һәм дәрт бирә. Укытучының тыйнак кына хезмәт хакын туплап үз исәбенә китап чыгаруы да аның өчен рухи кыйммәтләрнең материаль байлыклардан өстен булуын тагын бер кат дәлилли. “Зәйнәб Биишеваның “Һөнәрче белән өйрәнчек” хикәятендәге өйрәнчек шикелле китапларымны сатуга караганда бүләк итүдән күңелемә рәхәтрәк була”, — дип елмая Гөлшат Гайнельян кызы.

40 елга якын балалар белән үткән гомер, мәктәп тормышы тәэсоратларга бай. Шаян һәм эчкерсез балалар дөньясын чагылдырган шигырьләре шулай туа аның.

Тормышның аклы – каралы сикәлтәле сукмакларыннан үтү дә бик җиңел булмый. Гаилә корып яши башлагач, бик теләсәләр дә, балалары булмый. 43 яшендә каты авырып үлем тырнагыннан көчкә исән кала. 25 елга якын яшәгәч тормыш иптәше кинәт фәҗигале рәвештә һәлак була. 50 яшендә тагын икенче кеше белән гаилә тормышы башларга, туганнарының ятим калган улын тәрбиягә алып үстерергә дә көч таба Гөлшат Гайнельян кызы. 13 ел бергә яшәгәннән соң икенче иптәше дә каты авырудан дөнья куя. Язмышында булган авыр сынауларны җиңәргә тормышны ярату, кешеләр белән эчкерсез аралаша белү, үз-үзеңә бикләнми, күңелеңдәгене ак кәгазьгә шигырьләр итеп тезеп, йөрәген сафландыру да ярдәм иткәндер. Тулы тормыш белән яшәү — көчле рухлы кешеләргә хас күренеш.

Бүгенге көндә Гөлшат Ихсанова 40 ел хезмәт стажы булган педагогик хезмәт ветераны, Башкортстанның Мәгариф отличнигы. Оста педагог, укучыларына белем бирү белән беррәттән, җыр-бию түгәрәкләре алып барып, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә дә зур өлеш керткән кеше ул. Аның гомере мәдәнияттән аерылгысыз, таланты күп кырлы: әйткәнемчә, җырлый, бии, шигырьләр яза һәм сәнгатьле укый. Авылда, районда үткәрелгән бик күп мәдәни чараларны оештыручы да, аларда актив катнашучы да.

Район күләмендә үткәрелгән “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Тальян гармун бәйрәме”, “Шәҗәрә бәйрәмнәре”, җыр, бию, шигырь конкурсларын санап китсәк, байтак. 2002нче, 2005нче елларда Башкортстан Республика телевидениесе тарафыннан Гөлшат Ихсанованың иҗаты турында тапшыру әзерләп күрсәтелә. Гөлшат Ихсанованың шәхси архивында сакланган бер кочак грамота һәм дипломнар да аның уңышлары турында сөйли.

Район конкурсларындагы җиңүләр генә түгел, Гөлшат Ихсанова 2012нче елда “Ата-бабалар авазы” республика әдәбият һәм шигърият фестивалендә катнашып 2нче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек була. 2015нче елда “Мин яратам сине, тормыш” республика сәнгать фестивалендә поэтик жанрда 3нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. 2017нче елда “Илһам баскычлары” шигырь, “Туган як моңнары” җыр район конкурсларында 1нче урыннарны яулый.

Гөлшат Гайнелян кызы 20 елга якын авылдагы “Картаймас” фольклор җыр ансамблен уңышлы җитәкли. Алар берничә ел рәттән район җыр конкурсларында призлы урыннар яулыйлар, бәйрәмнәрдә авыл халкын чыгышлары белән шатландыралар.

Гөлшат Галина-Ихсанова — урындагы язучы, шагыйрә буларак та күпләргә билгеле шәхес. “Кызыл таң”, “Яшьлек”, “Өмет”, ”Йәнтөяк”, Балтач таңнары” гәзитләрендә аның мәкаләләре, очерклары, шигырьләре һәм аның иҗаты турындагы язмалар даими басылып килә. Янавыл язучылар оешмасы әдәби эшендә катнашып, фикерләрен уртаклашып яши.

Гөлшат Ихсанованың 2007нче елда “Туган якта туган хисләр” , 2017нче елда “Әдәби балкыш” җыентыкларында шигъри әсәрләре дөнья күрә. Шагыйрәнең “Тормыш җырым” дип аталган интернет китабы да үз укчыларын табып үзенә рухи көч бирә.

“Өметсез шайтан гына, дигән халык. Ижат жимешләремнең киңрәк күләмдә укучыма житүенә өметләнәм, кешене өмет яшәтә”,— дип оптимистик рухта иҗат итә һәм яши шагыйрә, хезмәт һәм сәхнә ветераны.

Улы Артурны кеше итәр өчен салган тырышлыгы да үз җимешләрен бирер, Алла боерса. Ул Штәнде урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы. Уку алдынгысы. Бүгенге көндә иң якын,  иң газиз кешесенең бар ышанычын аклар, дип ышанасы килә.

Күңел төшенкелегенә бирелергә вакыты юк Гөлшат апаның. Язмыш үзен күп сынаулары белән сынаса да, бирешми, алга бара. Үзе иҗат иткән шигырьләрдәгечә, тормыш йөген ләззәтләнеп тарта. Аңа карыйм да, туган җир сулышын тоеп, табигатебез белән гармониядә яшәгәннәргә илаһи көч үзе көч-куәт бирә, дәрте-дәрманын арттырадыр, мөгаен, дип уйлыйм. Бакчасында умарталар тотуы, җәйге айларда уңган бал кортлары белән серләшә-серләшә татлы ризык — бал җитештерү, аны эш итү тик уңган, булган кешенең егнә кулыннан килә торган шөгыль бит. Авылдашлары арасында кайнап яши Гөлшат апа. Кайда нинди чара, өмә үткәрелә, ул шунда. Кулына эш коралы тотып, яшьләр рәтеннән эшкә бирелә. Үзенең бер шигырендә әйткәнчә, авылга ямь биреп яши ул бүген.

Инде Гөлшат апаның бер шәлкем күчтәнәчләреннән авыз итик

 

Мин авыл хатын-кызы

Мин авылда туып-үстем

Һәм яшим мин авылда.

Шуңа күрә гореф-гадәт,

Көнкүрешем авылча.

Чыршы исе килеп торган

Яшим мин агач өйдә.

Бауланган суган, мәтрүшкә

Эленеп тора чөйдә.

Ярып пешергән бәрәңге

Нәкъ авылча өстәлдә.

Сөтле чәем, баллап-майлап

Рәхәтләнеп эч әйдә.

Өй янында үстерәм мин

Хуш исле чәчкә-гөлләр,

Тик торырга бик яратмыйм,

Эш белән үтә көннәр.

Душ-ваннага исем китми,

Авылда мунча керәм.

Нинди ләззәт чабынуы

Каен миллеге белән.

Шәһәрдән кунак кайтса да,

Мунча ягабыз зурлап.

Бер кеше дә киткәне юк

Авыл мунчасын хурлап.

Менә шулай яшәп яткан

Мин авыл хатын-кызы,

Тик шулай да, кирәк икән,

Булам сәхнә йолдызы.

Яулыкны баштан салам да,

Чәчләремне күпертәм,

Кашларны Ходай ясаган,

Тырнакларга лак сөртәм.

Һәм сәхнәдән күңелемдәге

Җыр-моңнарны өләшәм.

Бу тормышны матурлауга

Анысы да өлешем.

Авыл хатын –кызы булып

Яшәү тора шушыннан:

Бала карау, йорты, малы—

Бар да килә кулыннан.

Батыр да, матур да булып

Эшләп яшибез эшен.

(Руль артында клубка

Җырларга йөрим кичен),

Без яшибез авылларга

Җан һәм ямь бирер өчен.

14.10.2019.

Гомер генә кабатланмый

Елның дүрт фасылын Ходай

Насыйп иткән икән безгә.

Кышлар, язлар, җәйләр, көзләр—

Шулай килә эзмә-эзгә.

Куркыталмый ак кышларның

Салкыннары, бураннары,

Йөрәкләрдә булса әгәр

Мәхәббәтнең ялкыннары.

Союләрдән, мәхәббәттән

Җилкенгәндә күңелләрем,

Хисләр бураны уйнатып

Тоям шаулап яз килгәнен.

Бәрәкәтле ләйсән яңгыр

Яуса юмарт җиребезгә,

Кояш нурларының кылын

Кошлар чиртсә күгебездә.

Җылы җилләр назлап кына

Кагылып үтсә гөлләремә,

Җәйге матур бер иртәне

Бүләк итсәм сөйгәнемә.

Болыт арасыннан кояш

Елмайса да сабыр гына.

Көз килә дип хәбәр салыр.

Шыбыр-шыбыр яңгыр гына.

Кояш бары яшеренә

Вакытлыча болытларга,

Кыш артыннан язлар килә,

Җәйләр-көзләр кабатлана.

Гомер генә кабатланмый,

Бер кабына, тик бер яна.

Өмет дигән бер куз әле

Еракларга чакырып бара.

16.10. 2019.

Кояшлы Башкортстан

Бездәгедәй урман-таулар,

Болын-кырлар кайда бар?

Тагын кайда бездәгедәй

Моң түгә сандугачлар?

Мәңге яшел төз наратлар

Яшьлек иленә дәшә,

Бөдрә чәчле каен кызы

Миләш белән серләшә.

Җиләкле болыннарында

Сулыш иркен, саф һава.

Хуш исле татлы юкәләр,

Чукларыннан бал тама.

Бар дөньяга дан казана

Башкортстанның балы

Хезмәт белән яши халык:

Иген игә, бар малы.

Үз җиреңне данлап яшәү

Сеңгән башкорт канына.

Кайгы-хәсрәт, шатлыклары

Сыйган курай моңына.

Кышларыңны, җәйләреңне,

Сөям сине тумыштан.

Йөрәгемдә җырым сина,

Кояшлы Башкортстан!

10.10. 19.

Гөлшат Галина –Ихсанова.

Фотолар шәхси архивтан.