Балтачлылар башкалада хатын-кызларны хөрмәтләүгә багышланган чарада катнашты

6 Март, 2020 - 18:00

Балтачтан бер төркем илаһи зат вәкилләре  Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында хатын-кызларны хөрмәтләүгә багышланган чарада  катнашты.

5 март көнне Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс- «Яратканнарга багышлау» дигән  тамаша узды.

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров республика хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республика башлыгы үз чыгышында   бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә һәм балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган хатын-кызларны, күп балалы аналарны тәбрикләде.

— Хатын-кызлар – ана гына  түгел. Алар бик күп өлкәләрдә, җәмәгать   эшләрендә үзләрен профессионал итеп күрһәтә,-- дип билгеләгән  Республика Башлыгы Радий Фәритов,  республика илаһи затларына карата ихтирам хисләрен белдереп.

Бүген республикада хатын-кызларны төрле тармакларда күрергә мөмкин. Җитәкче вазифаларда да уңышлы эшли алар.

Безнең районнан бу чарада балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзидә Әхмәтова,  район үзәк больницасы поликлиникасы  шәфкать туташы Әлфия Мөгаллимова, Штәнде урта мәктәбе дирекеторы Лениза Нуртдинова, реабилитация үзәге филиалы  тәрбиячесе Айгөл Хәбирова катнаштылар.