Түбән Янактайда янгында кеше һәлак булган

6 Март, 2020 - 18:00

Кичә, 5 март  кичендә, Түбән Янактай авылында  кеше үлеменә китергән янгын теркәлгән.

5 март кичендә Түбән Янактай  авылында  торак бер йортта янгын чыга.  Вакыйга урынына  янгын сүндерү часте,  Югары Янактай, Көнтүгеш , Түбән Карыш авыл  җирлекләре  ирекле янгын сүндерүчеләр командалары оператив рәвештә  килеп җитә.

Янгын сүндерүче беренче экипаж килгәндә  агачтан төзелгән  5х5 метр зурлыгындагы  йортка ут капкан була. 23.55 сәгатьтә  янгын сүрелә.

Сүндерелгәннән соң,  янган йорт эчендә    1962 елда туган   ир-атның үле гәүдәсе табылган .

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау белән белгечләр шөгыльләнә.