“Белоснежка балалар бакчасының нәниләр төркемендә күркәм чара үтте

Газиз әнидән дә якынрак, кадерлерәк, ягымлырак кем бар сон доньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгэ ялгап, күз карасыдай саклап үстерә бит ул үз  баласын.

5 нче мартта Иске Балтач „Белоснежка”  балалар бакчасының нәниләр төркемендә Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган матур бәйрәм кичәсе үтте. Балалар бакчасының ин кечкенә тәрбияләнүчеләре булуларына карамастан , алар югалып калмады: яраткан әниләренә, зур әниләренә багышлап матур җырлар җырлады, биюләр биеде. Хәтта әниләре хөрмәтенә шигырҗләр дә ятлаган алар.

Тәрбиячеләр Алия Гатуф кызы һәм Әлфия Заһит кызынының зур тырышлыгы чагыла  мавыктыргыч чарада.

Балалар  тәрбиячеләр ярдәме  белән әзерләнгән бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Балалар һәм өлкәннәр күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды күркүм бәйрәм.