Мондый лифт Балтач үзәк хастаханәсенә кирәк иде!

“Уңайлы мохит” программасы кысаларында узган елның ноябрь ахырыннан Балтач районы пациентлары хастаханәнең 3 катлы бинасында яңа лифттан файдаланалар.

Безнең җәмгыятьтә соңгы вакытта мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен кимсетелгән итеп хис итәргә тиеш түгел, һәм җәмгыять гражданнарның әлеге социаль категориясенең хәлен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, диләр.

“Уңайлы мохит” программасы кысаларында узган елның ноябрь ахырыннан Балтач районы пациентлары хастаханәнең 3 катлы бинасында яңа лифттан файдаланалар. Яңа лифт урнаштыру — көтеп алынган вакыйга. Медицинада “Сакчыл җитештерү” не кертү, “сакчыл” мөнәсәбәт Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе.

"Уңайлы мохит" — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклау буенча күп максатлы дәүләт программасы. Аның максаты — инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең объектларга һәм хезмәтләргә тоткарлыксыз үтеп керү өчен шартлар тудыру, аларның мөмкинлекләренең тигезлеге, шәхси мөстәкыйльлек һәм мобильлеге.

Барлык пациентлар, кечкенә балалары булган ата-аналар, өлкән кешеләр, аз хәрәкәтләнүче пациентлар уңайлы лифттан файдалана алалар.

#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты

Фотолар Балтач  үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге битеннән.