„ Нәни принцессалар балы” балалар күңеленә хуш килде

Кышкы салкыннардан соң табигатьне җылы кояш нурларына күмеп ямьле яз җитте. Язның иң беренче күркәм бәйрәме —Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан 5 мартта район мәдәният сараенда күркәм чара – „Нәни принцессалар балы” оештырылды. Район мәдәният сарае, реабилитация үзәге, мәгариф бүлеге, „Гаилә” үзәге, „Миләшкәй” балалар бакчасы хезмәткәрләре , Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары һәм башкалар тарафыннан әзерләнгән чарага нәни кызларыбыз чакырылган иде. Бүген алар үзләрен әкият илендәге чын принцессалар итеп хис иттеләр. Алар  өчен  мастер-класслар күрсәттеләр.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мәгариф бүлеге начальнигы Альбина  Гыйльметдинова чыгыш ясадылар.

Илгиз Әхвәс улы үз чыгышында барлык нәни кызчыкларны hәм аларның әниләрен якынлашып килүче 8 март  бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм уңаеннан таратылган истәлекле бүләкләр нәни принцессалар күңеленә хуш килде. Арытабан „Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле коллективы баллаларны вальс биюенә чакырды.

Балалар сәнгать мәктәбендә музыка серләренә  өйрәнүче балалар Амалия Гәйнеәхмәтова, Эльвина Вәлиуллина, Алина Махиянова, Юлия Хаматова башкаруында матур җырлар чарага ямь өстәде.

Моның белән генә күңелле мизгелләр тәмамланмады: кызлар һәм аларның әниләре кинозалга чакырылды. Ә анда аларны мавыктыргыч мультфильм көтә иде.

Онытылмаслык тәэссоратлар калдырды әлеге чара.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.