Балтач эшкуарлары төрле тармакларны үзләштерә

Балтач районы хакимиятендә узган “Эшмәкәр сәгате”ндә төзелеш материаллары җитештеү, балыкчылык тармагы өлкәсендә эш җәелдерергә теләге булган эшкуарларның бизнес-проектлары каралды.

Төзелеш материаллары җитештерү үзлшәтер исәбе булган бер эшкуар арболит блоклар җитештетергә планлаштыра. Бизнес-проект тәкүдим итүче билгеләвенчә, бу материал ныклы, тавыш, җылы үткәрми, янмый, үзе җиңел.  Эшкуарның  җитештерү өчен җиһазлары һәм җир участогы бар. Эшмәкәр дүрт эш урыны булдырырга планлаштыра һәм җитештерү бинасын төзү өчен финанс ярдәменә исәп тота.

Янә бер эшкуар түбә ябу  һәм фасад корылышында файдаланыла торган өстәмә элементлар җитештерү эшен җәелдерергә исәп тота.,  Эшмәкәр кирәкле җиһазлар сатып алган.  Дүрт кешегә  эш урыны булдырырга планлаштыра. Производство бинасы төзү өчен җир участогы сорый.

“Эшмәкәр сәгате” нә килгән өченче эшкуар. район  район сулыкларында  балык үрчетү   бизнес-идеясен яклады.. Махсус сыешларда  керкә  маймычлары үстерү, алга таба     ак амур, толстолобик, карп һәм башка   балыклар маймычлары белән дә тукландыру күздә тотыла.  Аннары  сулыкның  табгый  азык базасы  исәбенә, буаны  ел саен маймычлар белән тулыландыра  барып  балык үрчетү һәм аларны сату  максаты куела.  Эшкуар бер кешегә  эш урыны булдырырга исәпли.

Бизнес-проектларын  тормышка ашыру теләге булган эшкуарларга  район хакимияте белгечләренә тиешле  консультация ярдәме күрсәтергә кушылды.

Инстаграм.