Башкортстанда быел көчле ташкын көтелә

Башкортстан төбәкләрендә язгы ташкыннан 84 мең кеше зыян күрүе ихтимал.

Республика елгаларында  ташкын   20 марттан соң  башланыр дип көтелә.

8 марттан соң көннәрне ныклап җылыта башлый.. Һава температурасы уртача +4, +5 градус, ә кайбер көннәрдә  +8 градуска кадәр күтәреләчәк.  Кар эрү темпы арта.

13 марттан  Башкортстан киңлекләрендә  яңгырлар да су запасын  тулыландырачак, явым-төшем ай ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый  гидрометеорология үзәге хезмәткәрләре.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, 2020 елның 29 февраленә  Агыйделдә,   Караиделне  да кертеп, кар катламы биеклеге 57 сантиметр тәшкил итә, Дим елгасында-36 сантиметр.

Ә иң мөһиме, быел  карда су запасы күп. Ул 143 миллиметрга кадәр җитә бу нормадан алты процентка артык.  Инде күп елгалар боздан ачылган да.  Ә кайберләрен быел боз бөтенләй тотмады.

Көчле ташкын очрагында быел  республикада 257  торак пунктны су басуы ихтимал.

Безнең районда Иске Илекәй, Сәйтәк авыллары  язгы ташкын беркадәр зыян салу ихтималы булган җирләрдә урнашкан.