Изге җомга мөбарәк булсын, дуслар!

Җомга көн мөбәрак, изге җомга иртәләре хәерле булсын, жомга көнне укылган барлык догаларыбыз кабуллардан булсын, мөселман кардәшләр!

(Көндәшле авылы мәчете. Газим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Иминлек догасы

Көн дә кирәкле догалар арасында иминлек догасы да лаеклы урында. Дин белгечләре фикеренчә, бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге якта шул доганы укырга тиеш: "Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү".

Мәгънәсе: "И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел, башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде".

Әлеге доганы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәр көнне кылган. "Бисмилләһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһ". Мәгънәсе: "Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр". (Әбү Давыт).

Чыганак: http://rsloboda-rt.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-bez/eshlr-usyin-chen-kn-d-kirkle-dogalar