Китап чыгарган кеше, яки мин ничек кыен хәлдә калдым?

Соңгы елларда үзнәшер юлы белән китап чыгаручылар саны Балтач районында да яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр сыман артты. 

Китап чыгару начар эш түгел. Сүзем үземне бик кыен хәлгә куйган бер танышымның кылыгы турында.

Моннан берничә ел элек кесә телефоныма шалтыратып  бер ялда үтенечен җиткерде ул.

—Китап чыгарырга булдым. Корректор кирәк иде. Сездән дә кулай вариантны тапмадым. Нәрсә диярсез? — дип мөрәҗәгать итте.

Мин, үз чиратымда, районда бу эштә шактый тәҗрибәләре булган танышларымны, тел белгечләрен тәкъдим иттем.

—Юк, берсе белән дә эшләргә теләгем юк. Кайберләре белән сөйләшеп карадым, бәяне бик югары куялар, — дип Аллага ялынган кебек ялына башлады.

Ул чагында танышымның хәленә кереп, ялларымда укып бирергә тырышырмын, дидем. Ул риза булды һәм Яңа ел каникулларында 180 битлек кульязма алдыма килеп ятты.

Районыбыздагы бер авылның тарихы буласы җыентык иде ул. Тик җыентыкны кулыма алу белән аның авыл тарихы түгел, фәлән авылдагы фәлән нәсел тарихы сурәтләнүе күзгә ташланды. Авторга бу хакта белдергәч:

—Миңа шулай кирәк, — диде.

Автор, әлбәттә, хаклы. Бәхәсләшмәдем, бары үз фикеремне белдердем һәм стилистик, грамматик хаталарны төзәтүгә белемемне, тырышлыгымны салдым. Һәм кульязманы беренче катка укып биргәндә авыл тарихы булгач, авылдагы күмәк хуҗалык, социаль учреждениеләр эшчәнлеге, заман үзгәрешләренең авыл тарихындагы чагылышы да читтә калмаса яхшы булыр иде, дигән фикеремне өстәп әйттем.

Автор фикерем белән килеште һәм 23 февральдәге ялларга ике йөздән артык битле кульязманы укырга китерде.

Алып укый башлауга беренче кат укуда төзәткән бер генә хатаның да үзгәртелмәгәнлеген аңладым. Шундук шалтыраттым үзенә.

—И, баш эшли мени инде, ялгыш баштан китергәнмен инде. Ярар, бик кыен булса да, укып чыгыгыз инде. Өстәмәләрен булса да... —дип үтенде.

Озын-озакка сузмадым, укыдым, күргән хаталарын төзәтеп авторга тапшырдым.

8 Март бәйрәмнәренә өченче катка укырга әзерләндем. Ни хикмәт, бу юлы да бер генә төзәтү дә кертелмәгән иде.

—Автор анысын гына калдырырга да хокуклы инде, — дип үпкә белдерә башлады танышым.

—Соң сез минем төзәтүләр кертүемне сорап килдегез. Мин үз эшемне эшләдем, ә сез үзегезчә эшлисез. Китап булгач, аның җөмләләре дә, стиле дә китапча булырга тиеш бит инде, — дидем.

—Эшлим, эшлим, барын да бергә җыеп төзәтәм, сеңелем. Сезгә зур рәхмәт. Беренче, икенче катка укыганда төзәткәннәрегезне җыеп барам. Буталмас өчен бергә генә утырып төзәтермен инде, — дигәч, олы кеше сүзенә ни хәл ышанмыйсың, ышандым.

Яллардан соң укылган вариантны килеп алды, вәгъдә иткән үзе әйтмешли “символический” рәхмәтен дә җиткерде.

—Сезнең кебек кеше күргәнем юк иде. Бик кыйммәт сорыйлар. Сез хәтта эшегезгә хак та сорамыйсыз, — дип сөйләнде.

Җаваплы эшкә тотынган, гади авыл кешесе, гомер буе эшләгәненә бирелгән пенсиягә көн күрүче абзыйдан ни оятым белән акча сорый алыйм?

—Хак өчен түгел, сүз тыңлап кына эшлим. Анысын үзегез карарсыз, — дидем баштан ук.

Кульязма укылып авторга тапшырылды.

Күңелсезлек ялгызы йөрми бит ул. Дәваханәгә эләктем. Дәвалану курсы алып бүлекчәдә яткан көннәрем. Китап авторы шалтырата. Җыентыкны типографиягә  тапшырырга җыена икән. Алдан сөйләшү буенча, басарга тапшырганчы кабат карап чыгарга тиеш идем. Аңа үземнең хәлне аңлаттым.

—Сезне кайчан чыгаралар? — дип сорады, мин биш көннән чыгачагымны әйттем.

—Ярар, сөйләштек, — диде дә, бәйләнешне өзде.

Өч көн үтте. Кабат шалтырата.

—Китап басылып ята. Бар да яхшы. Хәтта шәп, — ди.

—Ничек басылып ята? Сез нәрсә, мин бит кабат карап чыгарга тиеш идем! Без бит сөйләшкән идек!?

—Юк инде, сеңелем, ашыгыч килеп чыкты, ашыктыралар бит... — дип мыгырданды, күренеп тора, сөйләшәсе дә килми.

—Кем ашыктыра? Авторы сез бит?

—Бар инде ул, сеңелем... Ярар, пока...—диде дә, бәйләнеш өзелде.

Кабат шалтыратып карасам да, трубканы алмады.

Дәвалаучы табибтан сорап, типографиягә килдем.

—Фәлән авторның китабының бер вариантын кулыма алып карарга рөхсәтме? — дидем директор бүлмәсенә үткәч.

—Пожалуйста. Берне түгел, йөзен алып карый аласыз, — дип китап өеменә күрсәтте.

Алып китапны ачып карасам... миңа кыш көне беренче тапкыр укуга китергәндә нинди вариантта булса, шул рәвештә, мин әйткән өстәмәләр белән китап рәвешенә салынган җыентык басылып беткән!

—Сез нәрсә эшләдегез? Соң бит, төзәтелмәгән вариантны баскансыз! — димен.

—Мин Сездән нәкъ шундый реакция булачагын алдан белеп тордым. Без берни дә эшли алмадык. Ачып укый башлауга беренче җөмләләреннән үк эшләнмәгән вариант килеп эләгүен аңладык, авторның үзенә әйттек. Ул безгә бернәрсәсен дә үзгәртмисез, монда мин автор, биш көн эчендә китапны бастырып бетәчәксез, диде. Акчасын түләгәч, без заказ бирүче теләгенә каршы килә алмадык, — диде типография директоры.

Бер арттырусыз әйтәм: каршымда өелеп яткан 500 данә тираж белән чыккан китап өеме тирә-якка чыдар әмәл булмаган сасы ис бөркегән чүп өеме булып тоелды миңа бу минутларда.

Авторга шалтыраткач:

—Сеңелем, шулай килеп чыкты инде. Баш бармени, ялгыш икенче флешканы илтеп биргәнмен...— диде.

—Сезгә бит типография эшчәннәре дә әйткән, үз сүзегезне сүз иткәнсез. Бу бит кеше күзенә күрсәтерлек эш түгел. Ник ул чагында мине кыстырдыгыз бу эшкә? Сез бит миңа рәхмәтегезне дә белдердегез?

—Миңа шулай кирәк иде. Юк, безгә шулай кирәк иде...— булды җавап.

Ә бит китапта корректор итеп акка кара белән “Аида Хәйртдинова” дип язылган. Мондый оятсыз адымга кем этәрде, кемгә, нәрсә өчен кирәк булды бу пычрак адым?

Фото:  dagmintrud.ru