Балтач балалар һәм үсмерләр мәктәбе республикада иң яхшылар исәбендә

5 Март, 2020 - 18:00

Балтач балалар һәм үсмерләр мәктәбе  узган ел нәтиҗәлре буенча республикада иң яхшы мәктәпләрнең берсе буларак танылган.

                                                

Башкортстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыгы  иң яхшы балалар һәм үсмерләр мәктәпләрен билгеләгән.   Иң яхшылар исәбендә  безнең районның балалар һәм үсмерләр мәктәбе дә бар.

2019  елның  "Иң яхшы спорт мектебе" республика конкурсы йомгаклары буенча, Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе  “Спортив өмет”    номинациясендә өченче урынга лаек булган.