Балтачлылар, җиләк-җимеш куакларын эшкәртер вакыт җиткәнлеген беләсезме?

5 Март, 2020 - 18:00

Балтач бакчасылары исегездә тотыгыз, җиләк-җимеш куакларын иртә язда эссе су белән коендыру корткычларга каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирә.

Елдан-ел бакчадагы  уңышҡка һөжүм иткән корткычлар күбәя.  Аларга каршы кулланылган   инсектицидларр  исемлеге дә озыная. Тик  күп   ачракта алар да корткычларны җиңә алмый. Бу җәһәттән бакчачыларда да гаеп бар. Йә бакча кулҗтураларын вакытында эшкәртмиләр,  йә эшкәртү өчен кулай вакытны тотып кала алмыйдлар .

Куаклыклар һәм булачак уңышка начар тәэсире булмаган бер ысул турында сөйләп үтәсем килә.  Бәлки күпләрегез аны кулланадыр да. Куаклыкларны, беренче чиратта  карлыганны, иртә яздан эссе су  белән коендыру уңай нәтиҗә бирә.  Бу алым бик гади тоелса да, ул байтак проблемаларны искәртергә ярдәм итә.  Беренче чиратта кайнар су  карлыган бөресендә кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан бөре эчендә яшеренеп, яз җитү белән  бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зыян китерә.

Онлы чыкның башланган мәлендә дә эссе суның ярдәме шактый. Көн җылыну белән бу авыру  баш күтәрә башлый. Чаралар күрелмәгән очракта, бу авыруның куакны корытуы ихтимал. Ончыл чыкка карлыган һәм крыңовник куаклары аеруча тиз бирешә.

Эссе су  куакның тукымаларына зыян китермәсме, дип куркырга кирәкми.  Кар эрегәнче бакча җиләге плантаөиясен дә  эссе су белән эшкәртергә мөмкин. Бу очракта суның  температурасы  50-60 градус чикләрендә булырга тиеш.  Ә җәй дәвамында җиләк үсемлекләрен 40-45 градус җылылктагы су белән эшкәртергә киңәш ителә. Әкәм-төкәм,  вак беттән бу ысул яхшы саклый.  Ә менә куаклыкларны эшкәрткәндә су температурасы 60-70 градус җылылыкта булса яхшы. Чөнки 80 градустан эссе су бөреләргә дә зыян салырга мөмкин.  Эшәртү өчен файдаланылган суга     марганцовка да өстәгәндә нәтиҗә тагын да югарырак булачак.

Суны куаклыклар өстенә  түтәлләргә   су сипкеч ярдәмендә коярга мөмкин.  8-10 литр кайнар с у ике какны һәм 4-5 квадрат м етрда үскән җиләк плантациясен эшкәртергә җитә.

Иң мөһиме, вакытны кулдан ычкындырмый, бу киңәшне  җир кардан ачылганчы үтәргә кирәк.

Рәүзәнә ХӘМӘТНУРОВА, «Россельхозцентр» ФДБУнең Балтач  филиалы  начальнигы.