Балтачта иң яхшы шахматчыларны билгеләделәр

Кичә, 4 март көнне, Иске Балтачның  "Ход конем" шахмат клубында мәктәп укучылары арасында ярышлар узды.

Бәйгегә районның урта мәктәпләреннән иң яхшы шахматчылар җыелды. Ярышлар   2005 елда  туган һәм аннан яшьрәк шахматчы кызлар һәм малайлар арасында  барды.

Уеннар  нәтиҗәләре буенча  малайлар арасында узган бәйгедә призлы урыннарны Әмир Камалетдинов (Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе), Артур Айдарбәков (Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе), Тимур Ахмадияров (Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе) яуладылар.

Бәйгедә катнашкан кызлар арасында  Татьяна Аликаева(Түбән Сикияз урта мәктәбе),Ләйсән Сафутдинова( Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе), Нурия Фәридонова   (Нөркә урта мәктәбе)  иң яхшы шахматчылар буларак танылдылар.

Ярыш иң яхшы шахматчыларны төбәк бәйгеләренә сайлап алу максаты белән оештырылды.  Иң яхшы шахматчылар тагын да дәрәҗәлерәк бәйгедә районыбыз данын яклаячак.