"Яндар йук-2020" конкурсы югары дәрәҗәдә оештырылды..

3нче март көнне Магашлы-Алмантай авыл клубында район мәдәният сарае, "Эрвел мари" автономиясе hәм Түбән Сикияз авыл биләмәсе тарафыннан оештырылган  "Яндар йук-2020" дип исемләнгән мари җыры hәм такмакларының район конкурсы үтте. Чара Хәтер hәм Дан елына багышланган иде  Конкурс  яшьләрнең халык җырлары мәдәнияте чыганакларына карата кызыксынуларын арттыру hәм мари мәдәниятенең бай сәнгать кыйммәтләренә җәлеп итү, гаилә сәнгате традицияләрен үстерү hәм яклау, үзешчән иҗат коллективлары арасында элемтәләрне киңәйтү hәм ныгыту максатыннан үткәрелде.

Мари җыры hәм такмакларының «Яндар йук» район конкурсында катнашучыларны Түбән Сикияз авыл биләмәсе  башлыгы Фирдинант Назыйф улы Арсланов сәламләде.

Бәйгедә ялгыз башкаручылар,  гаилә, вокаль hәм фольклор ансамбльләре, район үзешчәннәре коллективлары чыгыш ясады.

Конкурс  программасын мари җыры hәм такмакларының «Яндар йук 2019» район конкурсында җиңүчеләр «Ужара» халык фольклор ансамбле ачып җибәрде.

Мари җырының чын бәйрәменә әверелде әлеге чара, анда Мәгашлы-Алмантай, Түбән Янактй, Югары Янактай, Тозлыбин, Янтимер, Мишкә , Түбән Иванай, Югары Иванай, Тибил авылларыннан барлыгы 105 кеше көч сынашты. Иң яшь катнашучы Югары Иванай авылыннан Артем Беляевка - 4, иң өлкәненә - Ольга Кириловага 70 яшь иде.

- Безнең залда абруйлы жюри бар, аның әгъзаларын хәзер сезгә тәкъдим итәргә телибез:

«Яндар йук» конкурсының жюри рәисе –Алсу Әхмәтсафиева, жюри әгъзалары: район мәдәният сарае сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шаисламова,  Балтач районының “Эрвел мари " Мари автономиясе рәисе Петр Абдулов,  «Рәйхан» коллективы җитәкчесе Гөлназ Шәрифуллина иде.  Конкурс нәтиҗәләре буенча Альбина Янгирова җитәкчелегендә  Яңа Иванай авылы “Арвий " вокаль ансамбле тиңнәр булмады, Гран-при хуҗалары—нәкú алар. Мишкә авылыннан Алия Захарова җитәкчелегендә  "Ар Мишкән” вокаль ансамбле hәм Магашлы Алмантай авылыннан Алена Фәтхуллина беренче урынны бүлештеләр, Янтимер авылыннан Игнат Илбасиров җитәкчелегендә  “Пеледыш " вокаль ансамбле hәм Тозлыбин авылыннан Людмила Вәлиуллина икенче урынны яулады, Ирина Айметова җитәкләгән Тозлыбин авылы “Вис-вис " вокаль ансамбле hәм Югары Янактай авылыннан Тамара Кильмаева өченче урын ияләре иде.Шулаé ук аерым конкурсантлар "Сирәк очрый торган халык җырларын башкарганы өчен“, " Җырны образлы башкару өчен“,“ Сәхнә ветераны” ,“ Тамашачылар симпатиясе призы” , “ Мәдәни мирасны саклау өчен” , “ Гаилә дуэты” ,"Җиңүгә омтылыш өчен” ,"Эстрада җырларын иң яхшы башкарганы өчен“ номинацияләрендә җиңүче дип тәгаенләнделәр. Шулаé ук бәéгедә балалар да актив катнашып, үзләренең матур җырларын тәкúдим иттеләр.

Мари халкы элек-электән уңганлыгы,  ачык éөзле, киң күңелле булуы белән аерылып тора. Җыр-моң сөюче, милли җылларны яратып башкаручы халкыбыз булганда, якты киләчәгебез ышанычлы.

Вильнур ХАМЕТОВ фотолары.