Балтач укучылары кече яшьтән кул эшләренә өйрәнә

Иске Балтачтагы өстәмә белем  бирү иҗат үзәгенең “Кул эше” оешмасында шөгыльләнүче балалар зур теләк белән ыргак һәм энә белән бәйләм бәйләү серләрен үзләштерә.

Борын-борыннан кешеләрнең кул эшләренә, бәйләм бәйләргә, тегүгә, чигүгә, тормыш кирәк-яракларын ясауга, төрле материаллардан үреп әйберләр эшләргә осталыгы булган. Моны археологлар тарафыннан табылган борыңгы комарткыллар дәлилли. Аеруча, иҗади хыял, сөю белән бизәп үзең эшләгән әйберләр һә вакыт игътибарны җәлеп итә. Өлкән яшьтә тәҗрибә сандыгы тулы булсын һәм киләчәктә үз һөнәреңне яшь буынга тапшыру өчен баланы бәләкәйдән үк кул эшенә ылыктыру мөһим.

Кул эшләренең иң таралган төрләренең берсе — ыргак һәм энә белән бәйләм бәйләү. Бу төр педагогларга балаларның һәр яктан да сәләтләрен ачып тәрбияләүдә бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Беренчедән, яшь организмны физик яктан үстерү. Монда кул чуклары мускулатурасын, бармакларны, күз үткерлеген, үлчәмен, кулларның координациясен чыныктыру күз уңында тотыла.

Икенчедән, математик күзаллауны үстерү. Күләм, озынлык, биеклек, түгәрәк, квадрат турында аңлатма бирү, сан тәртибе буенча күнекмәләр оештыру.

Өченчедән, балаларда тоемлау, сиземләү тойгыларын ныгыту. Төсләрне җинтеклэп үзләштерү, салкын һәм җылы тоннарны аера белеп, аларны эш вакытында дөрес кулланырга өйрәтү.

Дүртенчедән, тәрбияләнүчеләрдә абстракт фекер алышуны үстерү, "Көзге чагылыш" төшенчәсен ныгыту. Балаларның сәламәтлеге — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә, дәресләрдә мин ял минутларын даими үткәрәм. Дөрес тын алу, бармаклар һәм күзләрне ял иттерүгә юнәлтелгән гимнастикалардан тыш, төрле милләт халык иҗатыннан алынган гади шигырьләрне, такмакларны да кулланам. Бу, бигрәк тә, бәләкәчләр белән эшләгәндә отышлы.

Һәркемгә бала чактан таныш булган сынамышлар, мәкальләрне телдән әйтеп, хәрәкәтләр эшләү, балаларда зур кызыксыну уята. Ял минутларда үткәрелгән бар күнекмәләр дә укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, белемен, осталыгын үстерүгә, сәләтен камилләштерүгә корылган.

Күп еллардагы тәҗрибәм исбат итүенчә, шуны әйтә алам: кул эшенә һәвәс кеше бервакытта да югалып калмас, бай зиһенле, уңган, сабыр холыклы, тырыш һәм кыю табигатьле шәхес булып үсәчәк. Кул эшенә өйрәнү — үзе бер һөнәр. Һөнәрле булу, гәүһәрле булудан мең артык, ди халык акылы.

Дания ГАЛЛӘМОВА, өстәмә белем  бирү иҗат үзәгенең “Кул эше” оешмасы педагогы.