Балтачта бу елның чаңгы спорты сезонын яптылар

Бүген,  4 март көнне,     Иске Балтачның Көньяк  микрорайоны чаңгы трассасында  кышкы  чаңгы спорты сезонын ябуга багышлап, мәктәп укучыларының XXII Спартакиадасы  зачетына чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узды.

Бәйге шулай ук Хәтер һәм Дан елына багышланганды.

Ярышларда  районның урта   мәктәпләреннән барлыгы  12 команда катнашты.

Эстафета нәтиҗәләре буенча беренче урынны Иске Балтач урта мәктәбе  командасы яулады (Гөлшат Шәрипова,  Ләйлә Имаева,  Вадим Килбахтин,  Арсений Дәүләтшин).

Евгений Бикмурзин,  Кирилл Захаров, Галина Закирҗанова, Ксения Минельбаеваларны берләштергән Иванай урта мәктәбе командасы өченче урында.

Дамир  Шайнуров,  Илсур Бакиров, Илгина Саяпова, Ленара  Музиповалар җитезлеге белән Иске Тимкә урта мәктәбе командасы призлы өченче урынны яулады.

Быелгы чаңгы спорты сезоны тәмам.  Кыш  “дилбегә”не  яз  “кулы”на  тапшырды инде. Бүгенге эстафетада җиңү яулаган чаңгычыларны ихлас котлыйбыз.

Спортчылар киләсе кышта да  чаңгы юлларына кар төшермәс.