Балтачлылар, коронавирус турында кайчан онытачакбыз?

5 Март, 2020 - 12:00

Балтачлылар,   беләсезме, коронавирус турында онытырга күп калмады.

Бүген коронавирус матбугат чыганакларында төп тема. Бу сүзне көненә мең булмаса, йөздән ким тапкыр ишетмибездер, мөгаен.  Халыкны  шөбһәләндерү, төшенкелккә бирелдерү өчен кайчак артыгын да сөйлиләр.

Ә шулай да үзеңне ничек сакларга соң?  Җавап бер: аек акыл белән!  Коронавирустан куркып эшкә бармый булмый.  Шөбһәләнгән кешеләр  кибеткә дә  халык күп  мәлне кермәскә  тырыша икән хәтта.

Әлегә белгечләр коронавирус таралуы кайчан тукталачагы турында анык кына әйтә алмый.  Ләкин  Кытайда башлангыч алган  коронавирус йоктыручылар саны  инде  кыскаруга юл алган.

Инде безнең төбәктә дә көннәрне җылыта башлады.  Вирусны юк итү өчен табигый  уңайлы  мохит урнаша.   Бу бит җылыда яши алмый торган күзәнәк паразиты. Югары температура вирусны юк итә икән.

Димәк, күп булса ай, ай-ярым вакыт узар.  Коронавирус төшенчәсе турында онытачакбыз.