Балтач районында авыл хуҗалыгы тармагы үсешә

Балтач районында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә федераль һәм төбәк бюджеты акчалары җәлеп ителә.

2019 елда район хуҗалыклары басуларга 600 тонна минераль ашлама, 120 мең тонна органик ашлама чыгарылган. Моның өчен район бюджетыннан 500 мең сум, федераль һәм республика бюджетларыннан 6 миллион сумнан артык субсидия бүленгән.

Районда терлекчелек продукциясен җитештерүнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Эре мөгезле терлекләр саны 13 мең баш тәшкил итә. 23 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу 2018 елгыга караганда 55 тоннага күбрәк.

Хуҗалыклар 35 миллион сумлык 380 баш мөгезле эре терлек сатып алган, шуларның 248е — токымлы терлек, 25 миллион сумлык. Бу максатларга 11 миллион сумнан артык субсидия бирелде.

Мичурин чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте дуңгызлар үрчетү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә биналарны реконструкцияләү бара, дуңгызлар саны 20 мең баштан артык, дуңгызлардан 610 грамм уртача тәүлеклеклек артым алына, 145 кеше эшли.

Берничә ел инде “Мотор” җәмгыяте казчылык белән уңышлы шөгыльләнә. Хуҗалыкта казларның гомуми саны 3000 баштан артып китте. 90 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор, сугым цехы, ыслау һәм саву цехлары, үз ит лавкасы бар. Болар барысы да сатып алучыга продукцияне арзан һәм аның өчен кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә. #регпроекты#региональныепроекты

*(Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясаган утырыштагы докладыннан мәгълүматлар файдаланылды).

Газим Талипов фотосы.