Балтач халкы Фидан Гафаровның тизрәк савыгуын тели

Фидан Гафаров Уфа хастаханәләренең берсендә операция үткәргән...

Башкортстанның гына түгел, дөнъя сәнгатенең танылган шәхесе, сәхнә йолдызы Фидан Гафаров турында соңгы арада социаль челтәрләрдә, мессенджерларда төрле хәбәрләр тараттылар. Шушы көннәрдә республика басмалары үзләренең сайтында аның Уфа хастаханәсендә булуы, реанимациягә эләгүе турында яздылар.

Улы Азамат белдерүенчә, Фидан абый операция үткәргән, ул уңышлы үткән һәм шушы көннәрдә хастаханәдән чыгарачаклар икән.

Балтач халкы, Фидан абый моңына гашыйк тамашачылар, сәхнәдә ул тудырган образлар кичерешләрен йөрәкләре аша үткәргән бик күп балтачлылар легендар шәхеснең тизрәк савыгып янә сәхнәгә чыгуын, тамашачысын сөендереп яшәвен тели.

—Шушы каен яфракларының шавын янә бер килеп тыңлыйсы иде, — дигән иде Фидан абый, 2018 елның кояшлы июлендә, Көнтүгеш авылында үткән “Саумысыз авылдашлар!” бәйрәмендә сәхнәдә ясаган чыгышы барышында.

Бер генә түгел, күп тапкырлар тыңларга язсын әле каеннар шавын, Фидан абый!

*Фидан Гафаров яу кырларында башларын салган көнтүгешләр истәлеген мәңгеләштергән обелиск янында авыл халкы белән очрашкан мәлне мәңгеләштергән мизгел.

Автор фотосы.