Удмуртиядән җиңү белән

4 Март, 2020 - 15:00

Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар уңышлы чыгышлары белән һәммәбезне дә куандырып торалар.  Удмурт Республикасының 100 еллыгына нәфис гимнастика кубогына ярышларда бихисап командалар катнашты. Балтачлылар командасы Ижау шәһәрендә "Золотой италмас" ярышларында беренче урынны яулады. Гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар көннән-көн камилләшә бара. Тырышлык, тынгысызлык юлындагы кызларны тренерлары Наталья Абдуллина яңа үрләргә әйди.Җиңүләре алда булсын.