Көмьязы авыл китапханәсендә “Беҙҙең Һәҙиә” дип исемләнгән әдәби кичә үтте

Көмьязы авыл китапханәсендә Һәдия Дәүләтшинның туган көненә багышлап әзерләнгән  “Беҙҙең Һәҙиә” дип исемләнгән әдәби кичәгә мәктәп яшендәге укучылар җыелды.

Кичә барышында язучының авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында китап сөючеләргә Надежда Апкадыйрова сөйләде. Ул шулай ук "Һәҙиә Дәүләтшина –башҡорт яҙыусылары араһында беренсе ҡатын-ҡыҙ" дип исемләнгән презентация әзерләде. Балалар «Иргиз» повестеннән башкорт һәм рус телләрендә өзекләр укыдылар.

Һәдия Дәүләтшина күп һәм нәтиҗәле язган. Аның “Башкортстан яшьләре”, “Айбикә” һәм башка хикәяләре күпләргә билгеле. Башкорт әдәбиятында башлап ул электән мөмкинлекләре чикле булган, Совет власте шартларында Башкортстанның гади хатын-кыз шехесенең формалашу процессын күрсәткән.

1967 елда “Иргиз” романы өчен язучы үлгәннән соң Салават Юлаев исемендәге Башкорт АССРның Республика премиясе лауреаты була. Бүген Һәдия Дәүләтшинаның исемен Уфада бульвар йөртә, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында урамнар бар. Бөре һәм Сибай шәһәрләрендә аның истәлегенә һәйкәлләр куелган. Балалар әдәбияты өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге Республика премиясе булдырылды.

Чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.