Балтачлылар «Үсеш ноктасы» төбәкара форумында катнаша

Балтач район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова җитәкчелегендәге делегация Белорет районында узган «Үсеш ноктасы» төбәкара  форумында катнаша.

Белорет районында  «”Үсеш ноктасы”: хәзерге шартларда яңа мөмкинлекләр»төбәкара форумы бара. Форум эшендә мәгариф идарәсе җитәкчеләре, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләренең муниципаль координаторлары һәм укытучылары катнаша. Алар узган елга йомгак ясый.

Исегезгә төшерәбез, «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре авыл мәктәпләре базасында узган елның сентябрь аенда эшли башлады. Илдә 24 сентябрь көнне  берьюлы 2 мең 49 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Башкортстан алар саны буенча регионнар арасында өченче урында тора. Республикада  мондый үзәкләр 133 авыл мектәбендә эшли башлады.

Һәр «Үсеш ноктасы " бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган принципиаль яңа белем бирү  мәйданчыгыннан гыйбарәт. Ул өч өлкәдә кулланыла. Балалар  информатика, технология һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре дәресләрен «Үсеш ноктасы» мөмкинлекләре буенча үзләштерә. 2019 елда «үсеш нокталары» булдыруга федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча  бүленгән.