Балтачка ак халатлы белгечләр эшкә кайтты!

Балтач районында сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү процессы дәвам итә. Медицина ярдәме сигез терапия участогы, дүрт табиб амбулаториясе, 39 ФАП һәм бер күчмә ФАП тарафыннан күрсәтелә. Узган елда ак халатлылар сафлары яңа белгечләр белән тулыланды.

Авыл җирлегендә эшләү өчен белгечләр җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Районның дәвалау оешмаларында 300дән артык хезмәткәр эшли. “Земство докторы” программасы буенча 2019 елда районга 3 яшь табиб, “Земство фельдшеры” программасы буенча 2 фельдшер эшкә кайтты.

Сез бу фотода Көнтүгеш фельдшер – акушер пункты мөдире Гөлназ Галина (сулда), терапевт Алсу Маликова, баш табиб Айдар Хаматов, Шәвъяды авылы фельдшеры Мәрьям Андреева,  педиатр Светлана Суфиянова, Мишкә авылы фельдшер-акушер пункты мөдире Ильшат Шайхутдиновларны күрәсез.

“Сәламәтлек” милли проекты һәм төбәк проектлары чикләрендә яңа белгечләр җәлеп итү белән беррәттән, районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә уңайлы шартлар тудыру максатларында 2019 елда 3 миллион сумнан артык суммага ремонт эшләре башкарылды. Иске Балтач авылында гемодиализ үзәген булдыру максатыннан хастаханә бинасын реконструкцияләү эшләре башланды. Проектның смета бәясе 25 миллион сум тәшкил итә. Яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре халыкның сәламәтлеген саклау өчен күп эшлиләр. Әмма медицина өлкәсе эшенең төп күрсәткече —гражданнарның сәламәтлеге һәм демография торышы. Үлүчеләр саны 8 процентка кимегән, 2018 ел белән чагыштырганда 24 кешегә кимрәк.

#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты

*(Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясаган утырыштагы докладыннан мәгълүматлар файдаланылды).