Балтачлылар, иртән май(сало) ашау файдалы икәнлеген беләсезме?

Балтачлылар, беләсезме, көн саен иртән ач карынга 10-30 граммм  май (сало) ашау бик файдалы икән.

Табиблар иртән  ни өчен сало ашарга кирәклеге турында  белдергән. Дуңгызның тире асты маенда  булган файдалы майлар  кеше организмын да  бик яхшы  саклый. Белгечләр  көн саен  10-30 грамм сало кулланырга киңәш итә. Чөнки ул организмны ныгытырга һәм хәтта мөмкин булган авыруларны  кисәтергә сәләтле. Ач карынга  сало ашау  аеруча файдалы, дип яза "Стерлеград".

Әгәр кеше мондый күләмдә сало кулланса, аның кан тамырлары чистара һәм холестерин  төерләре  ясалу мөмкинлеге кими.

Кайбер экспертлар билгеләвенчә,   салоны ябыгу диетасы өчен дә кулланырга мөмкин.

Табиблар   салоны ач карынга  куллану үпкә авыруларыннан котылырга,  организмнан авыр металларны чыгара һәм кан тамырларын чистартуга һәм иммунитетны ныгытуга ярдәм итә, диләр.

Иртән сало кулланган вакытта ашкайнату процессы яхшыра, ә бу продуктта булган лицитин  баш мие эшчәнлеген активлаштырырга булышлык итә.