Асавка авылында гомер итүче өлкәннәр медицина каравы үтте

Балтач районында “Демография”милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты Балтач районында уңышлы тормышка ашырыла.

Асавка авылыннан 65 яшьтән өлкән пациентларны табибә Ләйсән Әхмәтова кабул итте. Олы яшьтәгеләрне Яңавыл шәһәреннән килгән машина белән алып килү оештырылды. Пациентларны социаль хезмәткәр һәм авыл фельдшеры озатып йөрде.

Пациентларның яше 67дән 94 яшькә кадәр иде. Бу көнне аларга ЭКГ-тикшерүе үткәрелде, анализга кан алынды, күз эчендәге кан басымын үлчәү, онколог һәм офтальмолог консультациясе үткәрелде.

Участок терапевты тарафыннан амбулатор шартларда дәвалану курсы билгеләнде.

Шулай ук ФОГК үткәрелде. Хатын-кызлар акушер каравын үтте. Бу көнне барлыгы Асавка авылындагы 8 пациент медицина каравы үтте. #нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты