Балтачлылар, көчле ташкынга әзерләнегез!⠀

Балтач районы киңлекләрендәге елгаларда быел  көчле ташкын булуы ихтимал.

Башкортстанда язгы ташу сезонын авариясез узуга әзерлек эшләре дәвам итә.  Белгечләр  фикеренчә, әлегә төгәл фараз булмаса да,  язгы ташуга  начар сценарий буенча әзерләнү хәерле. Бу хакта «Россия»медиаүзәгендә ведомствоның матбугат конференциясендә бәян ителгән. ⠀

«Бүгенге көндә күрсәтмә проекты әзерләнде, ул республика Хөкүмәтенә тапгшырылган һәм билгеле бер процедураны — килештерү процедурасын уза. Язгы ташуны аварияләрсез уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча беренче утырыш март аена планлаштырылган. Нинди дә булса фаразлар  бирергә  әле иртәрәк. Әмма без һәрвакыт сценарийның иң начар үсешенә әзерләнәбез.

⠀ Республика буенча барлык чаралар да  ташкынга  әзер дип әйтә алам. Әзерлек чаралары узган елның сентябреннән бирле үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада  язгы ташкынга  әзерлек тәэмин итү өчен  бюджеттан җиде миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк», — дип билгеләгән  республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Алик Шәрәфетдинов.

⠀Аның сүзләренә караганда, Башгидромет язгы ташкын буенча төгәл фаразны мартның өченче декадасында  бәян итәчәк.

Балтач районында ике авыл ташкыннан зыян күрү ихтималы булган җирдә урнашкан.  Ар, Йөгерек Танып елгаларында  көчле ташкын булган елларда Иске Илекәй, Сәйтәк авылының уйсулыктагы урамнарын су баса.