Балтач үсмерләре беркайчан да наркотиклар кулланмаячак

Иске Балтач авылының “Романтик” яшүсмерләр клубында, волонтерлар хәрәкәте үзәге белән берлектә, Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган “Татлы тормышның ачы җимешләре” дигән тематик чара үтте.

Чарага Башкортстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Балтач район филиалы җитәкчесе Руслан Маннанов һәм адвокат Фәнзәл Синатуллин  чакырылды.

Чара барышында балалар кешенең барлык начар гадәтләре турында белделәр. Наркотикларның турыдан-туры наркотик матдәләр генә түгел, ә эчкечелек һәм тәмәке тартуның да шушы рәттә булуы турында ишеткәч, уйландылар.

Бу кимчелекләрдән котылу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яхшыга омтылырга, спорт белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә, тормышны яратырга, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне сакларга кирәк.

“Демография” милли проектының бер федераль проекты да халык, бигрәк тә, үсеп килүче буын вәкилләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.

Чаралар кызыклы үтте, балалар актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Үткәрелгән әңгәмәләр катнашучыларга аларның яшәү рәвеше һәм уйларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын аңларга ярдәм итте.#нацпроекты#национальныепроекты

Эльза Исламова, яшьләр белән эшләү буенча белгеч,

Айгөл Галәветдинова, волонтерлар хәрәкәте филиалы баш белгече.