Балтачлылар, 2 май көнне мәрхүмнәрне искә алачакбыз

Балтачлылар, быелдан башлап 2 май көнен  искә алу һәм хөрмәтләү көне сыйфатында билгеләячәкбез.

Башкортстанда 2 май көнен искә алу һәм хөрмәтләү көне сыйфатында билгеләнәчәге турында  бәян иткән идек.

Башкортстан Республикасы  Башлыгы Радий Хәбиров    шул хакта  Указга кул куйган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров  бу  тәкъдим белән Респуҗлика Хөкхмәте оператив киңәшмәсендә  чыккан иде.

Бәйрәм чараларына ярашлы, бу көнне  республиканың барлык төбәкләрендә зиратларга бару, шулай  ук алар  территорияләрен  җыештыру планлаштырыла.

2 май-ял көне, өстәвенә, шәһәр халкы бу көнне, кагыйдә буларак, авылларга кайта. Аларның да зиратка керү мөмкинлеге  булачак.

Ә шәһәрләрдән зиратларга баруны оештыру өчен  «Башавтотранс» ка бу көнне   өстәмә рейслар  булдырырга кушылган.

Барлык дини лидерлар да бу идеяне бертавыштан хуплаган.

Айнур Биргалин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:

- Зиратларның хәзер тиешле хәлдә булуын барыбыз да күреп т орабыз. Бары  да муниципалитет башлыгы  ихтыярына яки имамның авылдашларын ни дәрәҗәдә оештыра алуына бәйле.

Республика башлыгы хәлне тамырдан үзгәртергә карар итте, моны контрольгә алды. Без мондый позиция белән килешәбез. Уртак көн сыйфатында  2 май сайланды. Җир кардан ачылган. Өстәвенә ял көне.   Бу көнне  кемнең нинди  дин тотуына,  милләтенә карамастан, барыбыз да зиратка барачакбыз һәм, ниһаять, анда тәртип урнаштырачакбыз. Бу көн  халыкны  берләштерергә тиеш.

Никон, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты:

- Безнең республикада башка традицион конфессияләр белән бергә зиратларны җыештыруда, бер-беребезгә ярдәм итү мисаллары  күп  һәм бу махсус Указ белән беркетелгән бик яхшы традиция. Без  зиратларга бара  һәм  җыештыра алабыз, әмма чүп-чар чыгару һәм аны алга таба утильләштерү дә  зарур бит әле.

Монысы җаваплылык муниципаль берәмлекләр башлыклары  һәм коммуналь хезмәтләр җаваплылыгында дип уйлыйм.

Бу көн зур әһәмияткә ия булачак, чөнки без бергәләп зиратларны җыештырып кына калмыйбыз, бергә  табынабыз, мәрхүмнәрне искә алабыз. Безнең Чиркәү өйрәтүе буенча, башка дөньяга киткән кешегә бу кеше турында хәтер, дога кылу   гына кирәк. Чиркәү өйрәтүенчә, үлгән кеше үзе өчен дога кыла алмый, моны без - җирдә яшәүчеләр эшләргә тиеш. Бик яхшы традиция башлана, һәм минемчә, ул кешеләрнең үсеп китәчәгенә ышанам.

Башкортстан Республикасының баш раввины Дан Кричевский:

– Республика раввины буларак, мин  Республика Башлыгының аерым Хәтер көнен билгеләү турындагы карарын хуплыйм. Без барыбыз бергә зиратка барабыз, тәртип урнаштырачакбыз. Аерым автобусларның бүлеп бирелүе дә сөендерә. Республикада диннәр күп, догалар укыр өчен раввин, имам,  батюшка. Миңа калса, барысы да безне берләштерәчәк. Дөресрәге, хадлыкны изге идея берләштерә. Бу өстәмә бердәмлек көне булачак. Без балаларга ата-бабаларыбызның истәлеген ничек хөрмәт итәргә кирәклеге турында үрнәк күрсәтә алабыз.