Балтачлылар, әстерхан чикләвеге нәрсәгә файдалы икәнлеген беләсезме?

2 Март, 2020 - 12:00

Балтачлылар, сәламәт картаю өчен    әстерхан чикләвеге   ашарга кирәк икәнлеге турында беләсезме?

Илле , алтмыш яшьтән соң әстерхан  чикләвеге кулланган хатын-кызларда  сәламәт картаю күзәтелгән. Бөекбритания галимнәре  шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә “Стерлеград”.

Journal of Aging Research фәнни журналы эпидемиологик тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, әстерхан  чикләве атнасына, кимендә, ике порция куллану сәламәт картаюга өметне арттыра.  Тикшеренү авторлары чикләвек куллану һәм гомуми сәламәтлек торышы арасындагы бәйләнешне  3 931 хатын-кыз биргән   мәгълүмат буенча ачыклаган.

Тикшеренүдә катнашучыларның 16 проценты сәламәт картаю категориясенә туры килгән,  ә калганнары  бары да гади хәл  дип атаган.

Димәк, сәламәт картаю өчен әстерхан чикләвеге ашарга кирәк.    Бу  чикләвектә бик күп файдалы нутриентлар һәм майлар бар. Алар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый икән.