Балтачлылар КВН конкурсы ярымфиналында катнашты

Балтачлылар "Балачакның  хәвефсез  юлы" КВН конкурсы ярымфиналында дүртенче урын яулады.

Бөре  шәһәренең "Умникум" үзәгендә "Балачакның  хәвефсез  юлы" КВН конкурсының ярымфиналы узды. Очрашуда республика мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында 14 шәһәр һәм район КВН уеннарында   җиңгән  командалар катнашты. Конкурсның максаты-юл хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм яшүсмерләр арасында  хәвефсезлекне  пропагандалауга, шулай ук балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм чараларына өйрәтү системасын камилләштерүгә юнәлтелгән.

Командаларның ярымфинал чыгышында тамашачыларга "Юл йөрү кагыйдәләренә курс тот!",  "Ничек ЮХИДИ инспекторы булырга",  капитаннар конкурсы һәм "Яшь машина йөртүчеләр өчен Тест-драйв" өй биремен үтәделәр. Балтач районыннан КВН ярымфиналында Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбенең  «Балтач патруле» командасы  катнашты. Конкурсантларыбыз дүртенче  урын яуладылар.  Команда  капитаны Ренат Нигамәтҗанов Ренат «Иң яхшы капитан»номинациясе   бүләгенә лаек булган.