Башкортстанда яңа бәйрәм барлыкка килүе ихтимал

2 Март, 2020 - 15:00

Башкортстанда 2 май көнен искә алу һәм хөрмәтләү көне сыйфатында билгеләмәкчеләр.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров шунгдый тәкъдим белән чыккан. Бу көнне  республиканың барлык төбәкләрендә зиратларга бару, шулай  ук алар  территорияләрен  җыештыру планлаштырыла.

Барлык дини лидерлар да бу идеяне бертавыштан хуплаган. 2 май-ял көне, өстәвенә, шәһәр халкы бу көнне, кагыйдә буларак, авылларга кайта. Аларның да зиратка керү мөмкинлеге  булачак .

Ә шәһәрләрдән зиратларга баруны оештыру өчен  «Башавтотранс» ка бу көнне   өстәмә рейслар  булдырырга кушылган.