Балтач урта мәктәбендә балалар стоматологы кабинеты ачылды

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Күтәрел!” проекты тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше “Сәламәт елмаю” дип атала.

“Сәламәт елмаю” дип аталган кейс белем учагында стоматология кабинеты булдыруга кагыла. Бүген, 2 март көнне, Иске Балтач урта мәктәбендә балалар стоматологы кабинетын ачу тантанасы үтте. Балалар шатлыгын район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов, мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәмәтовлар уртаклашты. Алар чыгыш ясап, кабинетның күбрәк парофилактик максатларда эшләвен, балаларның сәламәт, бәхетле булуларын теләде. Төбәк проекты чикләрендә ишекләрен ачкан кабинатта райондагы барлык мәзктәпләрдә белем алучы укучыларның тешләрен дәвалау мөмкинлеге булачагын әлеге проектның өстенлешге дип билгеләделәр.

Ал тасма киселгәннән соң үзәк район хастаханәсенең балалар стоматологы Виталия Гаянова һәм шәфкать туташы әлфия Шаһиева тәүге пациентны кабул итеп, дәвалау процедурасын үткәрде. #регпроекты#региональныепроекты

 

(Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гзитендә танышырсыз).

 Автор фотолары.