Заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында патриотик тәрбия

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта патриотизм, гражданлык тәрбияләү -шактый авыр бурыч, аны хәл итү сабырлык hәм такт таләп итә.  Нәкъ менә патриотик тәрбия бала шәхесенең формалашуында, үз иленең гражданинын формалаштыруда мөhимнәрнең берсе булып тора. Ћәм бу тәрбия иң иртә яшьтән башлана.

Илебезнең кечкенә гражданнары – ул җәмгыять өчен иң кадерле hәм иң кирәкле. Киләчәктә Ватаныбыз белән ниләр булачагы да бу буын тәрбияләүче өлкәннәребезгә бәйле.

Шуңа күрә илебез патриотларын тәрбияләү өчен төп җаваплылык мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре җилкәсенә төшә. Мәктәпкәчә учреждениегә даими йөреп, балалар кирәкле белем генә алып калмыйча, үз иленең hәм кече ватанының мәдәниятенә дә тартыла, шулай ук күзаллауларын киңәйтә, яңалыкларын өйрәнә.

Бала өчен патриотизм — ул аның туган йорты hәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләүче тамырлар, туган якка карата мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык. Мәктәпкәчә белем бирү вакыты баланың әхлакый - патриотик сыйфатларын формалаштыру өчен иң уңайлы чор булып тора, чөнки балалар образы, хис - тойгылар бик якты hәм шуңа күрә хәтердә озакка, ә кайвакыт гомер буена саклана

23 февраль— Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне без Ватаныбызны дошманнардан саклаган сугыш ветераннарын, Ватан алдында изге бурычын үтәгән, хәзерге вакытта армия сафларында хезиәт итүчеләрне тәриклибез. Без малайларны — булачак  Ватанны саклаучыларны да котлыйбыз. Нәкъ менә аларга мактаулы миссия — Ватанны саклау күчәчәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмә корганда, аларның бу бәйрәмнең бөтен әhәмиятен аңламаулары аңлашыла. Ватан – ана — изге җир, ул без туган, үскән, балалар hәм өлкәннәр яши торган җиребез. Кешеләр хезмәт куя, икмәк үстерә, укый, туган илебезнең чәчәк атуына үз өлешен кертә алар.

Ватан сакчысы - корал тота белүче hәм үз иленең чикләрен саклый белә торган солдат кына түгел. Кешенең намусы, бурычы юк икән, җаваплылык хисе юк икән — ул Ватан сакчысы түгел. Ватаныбызның чын сакчысы ата аналары, бабалары калдырган кыйммәтләрне, гореф - гадәтләрне hәм барлык мирасны яклаячак. Безнең балаларга үз йорты ишегалдында агач утыртуның, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга кирәклеген өйрәтү  мөhим. Гомүмән алганда, болар барысы да Ватаныбызны яклау hәм саклау төшенчәсен  үз эченә ала.

Бу әхлакый принципларны, әлеге мирасны яклаучы Ватанны саклаучылар, үз иленең чын патриоты дип атала да инде.

23 февраль бәйрәме алдыннан балаларга бәйрәм тарихы, патриотизм хисләре турында билгеле бер белемнәр бирергә кирәк. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачыкмы? Эш тәҗрибәсеннән чыгып, бигрәк тә өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларга бу юнәлештә туган авылга, туган табигатькә, үз Ватаныңа карата мәхәббәт хисе сеңдерелә, дигән уңай җавап бирергә булла, балаларда дулкынлану хисе , Туган илен данлаган кешеләр өчен горурлык хисе туа.

Патриотик тәрбия бирүдә өлкәннәрнең үрнәге зур әhәмияткә ия. Конкрет фактларда без,  өлкәннәр, балаларга „Ватан алдындагы бурыч”, „Ватанга мәхәббәт”, „Дошманга нәфрәт”, „Хезмәт батырлыгы” кебек мөhим төшенчәләр турында өйрәтәбез.

Бакчада тәрбияләнүче hәр бала кешеләр бәхете өчен гомерләрен биргән каhарманнарны, аларның исемнәре шәhәр, урам, мәйдан исемнәрендә мәңгеләштерелүе, алар хөрмәтенә hәйкәлләр куелуы турында яхшы белә. Бәйрәмгә багышланган чаралар бу көнне күңелле итеп кабул ителә, туган ил өчен горурлык  хисе тудыра;  балаларда Русия Армиясенә карата хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияли; малайларны яклаучы булырга өйрәтә; балалар hәм өлкәннәр арасында хезмәттәшлекне тормышка ашыра. Балалар белән үткәрелгән мондый чаралар аларның күңелләрендә патриотлык, Ватан алдында бурыч хисләре уята.

Ватанны саклаучылар көне балалар бакчасында патриотик тәрбия эше кысаларында уза. Ел саен безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик атна уза.

Атна дәвамында барлык төркемнәрдә төрле чаралар үткәрелә: нәфис әдәбият, әңгәмәләр, тема буенча иллюстрацияләр, слайдлар карау, хәрби техника, гаскәрләрнең төрләре турында табышмакларга җаваплар бирү, рәсем ясау, тема буенча әвәләп ясау. Балалар иҗаты күргәзмәләре оештырыла: „Хәрби техника”, „Очышларда гына самолетлар яши”, „Бәйрәм салюты” h. б.

Бәйрәмгә кагылышлы атмосфера тудыру максатыннан балалар бакчасы бәйрәм атрибутикасы белән бизәлде.  Төркемнәрдә hәм холлда „Ватанны саклаучылар”, „Безнең армия” газеталары, „Безнең әтиләр — солдатлар” фотогалереясы урнаштырылды.

Зур кызыксыну белән тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр ярдәме белән яраткан әтиләре, бабайлары, өлкән абыйлары өчен төрле материаллардан бүләкләр ясадылар.

Музыкаль - спорт яллары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аеруча кызыклы, чөнки алар бәйрәм шартларында уза, уеннар, музыка, спорт ярышлары бик күп. Аны музыкаль җитәкче Светлана Галиева, физкультура буенча  инструктор  Лариса Бадертдинова, өлкән hәм урта төркем тәрбиячеләре Гөлшат Сарвартдинова hәм Айгөл Нурмөхәммәтова әзерләделәр hәм үткәрделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, җитезлек hәм батырлык күрсәттеләр. Бәйрәмнәр уен формасында узды hәм төрле эстафеталардан торды:  „Каршылыклар полосасы”, «Снайперлар», „Ат чабышлары”, „Җайдаклар”, „Пингвиннар”  h.б.

Чара барышында  балалар  „Безнең армия көчле”, „Ак солдатлар”, „Әти турында җыр”, „Әти мөмкин” h.б. патриотик җырлар башкардылар, хәрби тематикага хореографик постановкалар мәҗбүри элемент булып тора.

Гадәттәгечә, бәйрәмнәрдә әтиләр, бабайлар катнашты, бу үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аеруча мөhим, чөнки уртак чаралар балаларны hәм өлкәннәрне берләштерә, Русия тарихы hәм бәйрәмнәренә карата кызыксыну уята.

Балалар бакчасында бәйрәм — ул шатлык, күңел ачу, өлкәннәр hәм балалар белән уртак тантана. Ул баланың тормышына якты вакыйга булып кереп, хәтердә озакка калырга тиеш.  Әлеге чаралар балаларга яңа белем алу мөмкинлеге бирә, төрле эшчәнлек төрләренә кызыксыну уята hәм үстерә. Балалар катлаулы сорауларга җавап эзләү, критик фикерләү сәләте алалар.

Әгәр балалар бәйрәмнән соң тәэсирләре белән уртаклашырга ашыга икән hәм тагын бик күп көн аның тәэсирләре белән яши икән – димәк, без максатыбызга  ирештек. Бәйрәм узды, hәм тирә-ягыбыздагы тынычлык бераз яктырак, якты hәм мәрхәмәтлерәк булды!

Гөлсинә АЛЛАЯРОВА,

„Белоснежка” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.