“Танып” республика чемпионатында дүртенче урын яулады

Танып” хоккей командасы Авыл спорт уеннары чемпионаты финалында дүртенче урын яулады.

Хоккей буенча Авыл спорт уеннары чемпионаты финалы 28 февраль—1 март көннәрендә Чакмагыш боз аренасында үтте.  Биредә республика төбәкләреннән иң көчле командалар җыелган иде. Арада 18 тапкыр республика чемпионы булган команда да бар.

“Танып” Дуван районы командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Ә менә 18 тапкыр республика чемпионы – Чакмагыш районы командасына балтачлылар каршы тора алмады.

Архангель районы командасын  "Танып" 6:3 исәбе белән отты.

Әбҗәлил районы командасы белән очрашуда көндәшләр өстенрәк булып чыга. Уен буллит, сериясе нәтиҗәләре буенча, 5:4 исәбе белән тәмамлана.

Бүген,1 март көнне,  “Танып” 3-4 урыннар өчен Кырмыскалы районы командасы белән очрашты. Җиңел уен көтми  иде балтачлыларны. Чөнки Кырмыскалы районы хоккейчылары чемпион титулы булган команда. Алар   былтыргы чемпионат чемпионнары.

—Егетләргә сүз юк. Бирелеп уйнадылар. Ләкин пьедесталга күтәрелә алмадык,  — ди Алмаз Абдуллин, уен нәтиҗәләре белән таныштырып.

Республика чемпионаты нәтиҗәләре өчен дүртенче урын да начар түгел.   Финалга узуы белән генә дә „Танып” республикада үзен көчле команда итеп күрсәтте.