Балтач районы марилары Мишкә районында кышны озатып кайтты

Мишкә районы Мәдәният сарае каршындагы мәйданда фин-угыр халыкларының "Уярня" халык күңел ачуына багышланган төбәк фестивале үтте.

Бу чараларда Мишә, Калтасы, Краснокама, Балтач, Нурман районнарының иҗат коллективлары актив катнашты.

Быел фестиваль районның барлык халкы өчен дә бик күп төрле программа үткәрде.

Төрле уеннарда катнашып балтачлылар икенче урын яулап кайтты.