Балтач хоккейчылары финал уеннарына юлланды

Балтач районыннан  республиканың Балалар хоккей лигасы чемпионатында катнашкан команда Күмертауга финал уеннарына юлланды.

Республика чемпионатлары регуляр матчлар нәтиҗәләре Балтач районында хоккей никадәр үсешүен ачык күрсәттә. Кыш дәвамында бозда үткәргән күнегүләр бушка үтми.  Хоккейчыларыбыз барлык төр чемпионатларда да финал ярышларына чыга.

Күптән түгел хоккейчы ир егетләр Авыл спорт уеннары республика чемпионатының  Чакмагышта узган ярышларында дүртенче урын яулап кайттылар.

Ә бүген, 2 март көнне, республиканың Балалар хоккей лигасы чемпионатында катнашкан команда финал уеннарына юлланды. Чемпионат финалы Күмертау шәһәренең “Сапсан” боз сараренда узачак.

Безнең районнан бу чемпионатта 2006-2007 елларда туган хоккейчы малайлар командасы катнаша.

—Финал ярышлары җиңел бирелми. Шулай да призлы урынга өмет итәбез. Малайларда җиңүгә омтылыш зур, — ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, хоккейчыларны җиңел уен көтмәячәген билгеләп.

Чепионатны йомгаклау уеннарында Межгорье, Күмертау шәһәрләре, Бишбүләк, Балтач районнары командалары арасында матчлар узачак.