Түбән Сикияз авылы фермасы янгыннан зыян күргән

Бүген, 2 март төнендә, Луч җәмгыяте Түбән Сикияз сөтчелек фермасы  янгыннан зыян күргән.

Балтач районы янгын сүндерү формированиеләре    “Луч” җәмгыятенең Түбән Сикияз авылындагы сөтчелек фермасы сыер абзарында янгын сүндерүгә җәлеп ителгән, дип хәбәр иткән «Интерфакс» агентлыгына  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Башкортстан Республикасы Балтач районының Түбән Сикияз ферма бинасында янгын чыккан. Сыер абзарыннан барлык 250 баш мөгезле эре терлек чыгарылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, беренче бүлекчә янгын урынына килеп җиткәндә  сыер абзарының түбәсен ялкын телләре камап алган.

Янгын мәйданы 1800 квадрат  метр  тәшкил иткән.  Сүндерү дәвам итә.

Чыганак: Интерфакс.