Башкортстанда яңа балалар сәнгать мәктәпләре яңартыла һәм төзелә

Владимир Путинның май указы белән башланган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәпләренең 26 филиалын булдыру планлаштырыла, алар яңа төзелгән клуб тибындагы учреждениеләр белән бер түбә астында торачак. Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы кысаларында 2024 елга 10 балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла.

Шунысы куанычлы, Россия Президенты Владимир Путинның бөтен ил буенча балалар сәнгать мәктәбенең начар торышы проблемасы яңгыраган юлламасы кысаларында төбәкләрдә федераль бюджет хисабына мәктәпләрне ремонтлау мөмкинлеге барлыкка килде. Администрация башлыклары урынбасарларына мөрәҗәгать итеп, министр стратегик һәм перспектив планлаштыру һәм проект-смета документациясен эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.

БР Меденият министрлыгы мегълуматлары буенча, Башкортстанда сопгы елларда «яшь талантларны ачыклау һем аларга ярдем иту максатларында идеади чараларда катнашуга делеп ителген балаларнып олеше»курсеткечлере шактый усеше билгелене. 2019 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч пландагы күрсәткеч 9% булганда 13,5% ка җитте.

Шунысы куанычлы, соңгы өч елда республикада балалар сәнгать мәктәбендә укучылар контингенты 17,5% ка яки 7285 кешегә арткан. Ә Идел буе федераль округында сәнгать мәктәпләрендә укучылар саны буенча Башкортстан 2018 елда – 1, ә сәнгать мәктәпләре саны буенча 2 урынны алып тора.

Чыганак