Иске Балтачта яшәүче Әнисә Хәйруллина 90 яшен билгеләде

29 Февраль, 2020 - 12:00

Иске Балтачта яшәүче хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Хәйрулла кызы Хәйруллина  90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Юбилярны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Шәймөхәмәтов тәбрикләделәр.

Иске Яхшый  авылында якты дөньяга килгән Әнисә Хәйруллина   гомерен  лаеклы ялга чыкканчы   мәгарифкә багышлый. Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнергә дә өлгерә.  Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәдәният тормышында әле дә актив катнаша. Аның сәнгатькә тугрылыгы  балтачлыларда соклану хисләре уята!

Әнисә Хәйруллинага алдагы көннәрдә дә сәламәт булып, күтәренке рухта гомер кичерүен телибез.