“Танып” република чемпионатында өченче урын өчен көрәшәчәк

1 март көнне Чакмагыш боз аренасында, Авыл спорт уеннары чемпионаты чикләрендә, Балтач районының “Танып” хоккей клубын җаваплы уен көтә.

Бу көннәрдә Чакмагыш боз аренасында Авыл спорт уеннары чемпионаты ярымфинал ярышлары бара.  Чемпионатның бу этабына “Танып” Калтасы районы командасын җиңү нәтиҗәләре буенча чыккан иде.

28 февраль көнне “Танып”  Чакмагышка ярымфинал уеннарына юлланды. Биредә республика төбәкләреннән иң көчле командалар җыелган. Арада 18 тапкыр республика чемпионы булган команда да бар.  Балтачлыларны җиңел уеннар көтмәгәнлеге шуннан ук күренеп тора.  Ләкин җиңүгә омтылыш өметне сүрелдерми.

Кичә “Танып” Дуван районы командасын 2:1 исәбе белән җиңгән. Ә менә 18 тапкыр республика чемпионы – Чакмагыш районы командасына балтачлылар каршы тора алмаган. Җиңелгәннәр.

Бүген Архангель районы командасын  "Танып" 6:3 исәбе белән откан.

--Иң кызу уен Әбҗәлил районы командасы белән очрашуда булды,-- ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин.

Башта балтачлылар 2:4 исәбе белән җиңелеп киләләр. Ләкин уенның төп вакыты эчендә исәпне тигезләүгә ирешәләр. Матч өстәмә билгеләнгән вакытта дәвам итә. Җиңүче ачкланмый. Ахырда буллит сериясе. Ләкин әбҗәлил капкачысы “калкан”ы ныклырак булып чыга. Уен 5:4 исәбенә, әбҗәлиллеләр файдасына тәмамлана.

1 март көнне “Танып” 3-4 урыннар өчен Кырмыскалы районы командасы белән очрашачак. Җиңел уен көтми балтачлыларны. Кырмыскалы районы хоккейчылары  былтыргы чемпионат чемпионнары.  Ләкин кайчак могъҗизалар да булгалый. Ә “Танып” төшеп калганнардан түгел. Таныплыларга уңыш елмайсын да, өченче урын безнеке булсын, дип  телик балтачлылар!